14 июнь 2017 яңалыклары
-
Сарманның Ленин урамындагы 62 йортны тышлыйлар
Районда төзекләндерү эшләре дәвам итә. Алар Сарманның Ленин урамындагы 62 йорттында да бара. Хәзерге вакытта әлеге йортны тышлыйлар.
-
Иске Минзәләбаш мәктәбе яны лагеренда театр көне үтте
Бүген Иске Минзәләбаш мәктәбе яны лагеренда театр көне үтте. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры "Ничек баһадир булырга?" дигән театрын күрсәтте. Кунакка Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары да килде. Театр барысына да бик ошады. Карга, Куян, Баһадир образын тудыручы артистларның уеннары бигрәк тә куандырды. Аннан соң бөтенесе авыл күрке булган...
-
Район мәктәпләрендә имтиханнар бара
Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 11 сыйныф укучылары 9 фәннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар инде. Тагын 3 фәннән тапшырасылары калган. Соңгысын 19 июнь көнне химия белән тарихтан бирәчәкләр. Ә 9 сыйныф укучылары бүген соңгысын - татар теленнән уникенчесен тапшырдылар. 9 сыйныф укучылары арасында ике имтихан бер көнгә туры килеп, үзләре сайлаган...
-
Район Советының чираттагы утырышы 21 июньдә үтәчәк
21 июньдә 9.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында муниципаль район Советының утырышы узачак. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: 1. Сарман муниципаль районы территориясендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең тормышка ашырылуы турында. 2. Сарман муниципаль районы территориясендә җәмәгать тәртибен саклауның торышы турында. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшне...
-
Районда терлек азыгы әзерләү, игеннәрне тәрбияләү эшләре бара
Районда терлек азыгы әзерләү, игеннәрне тәрбияләү эшләре бара. "Сарман", "Нөркәй" агрофирмаларында сенаж салуга керештеләр. 13 июньгә базларга 4100 тонна яшел масса салынды. Игеннәр 44800 гектарда - чүп үләннәренә, 26300 гектарда - авыруларга, 8900 гектарда корткычларга каршы эшкәртелделәр. 23100 гектарда - яфрактан, 16600 гектарда тамырдан тукландыру үткәрелде.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананаслы-кокослы коктейль
Сезгә ананаслы-кокослы коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кокос сөте - 50-70 миллилитр; - банан - 1 данә; - консервланган ананас - 200 грамм (1 банка); - шикәр - 2 чәй калагы; - эчә торган су - 1/2 стакан. Бананны чистартабыз һәм кисәкләп турыйбыз. Консервланган ананас өстибез һәм блендер...
-
Районда яңа билгеләнүләр булды
Сахуриев Николай Иванович Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Николай Сахуриев 1989 елда Яр Чаллы шәһәрендә туган. 2011 елда Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын математика һәм информатика белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт юлын шул елда Сарман аграр көллиятендә укытучы булып эшләп башлый. 2015 елда директорның укыту-тәрбия эшләре...
-
Колмәттә "Күңелле балачак" дигән чара узды
11 июньдә Колмәт авылы клуб ишегалды балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Бу көнне балалар белән "Күңелле балачак" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар төрле хәрәкәтле уеннарда, күңелле ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан учак өстендә пешкән ботканы тәмләп ашадылар.
-
Блогерлар Сарманда да бар
Хәзерге заманны интернеттан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Кешеләр аның аркылы танышалар, сату-алу белән шөгыльләнәләр, фотолар һәм видеолар белән бүлешәләр, хәтта акча эшлиләр... Тиешенчә, яңа «һөнәрләр» дә барлыкка килә. Аларның берсе - блогерлык. Әле аның көне дә туры килеп тора бит - бүген, 14 июньдә, Халыкара блогер көне билгеләп...
-
"Дуслар белән – күңелле!" конкурсы. Яңа Əхмəттән Чулпан Корбанова һəм Әдилə Миңгазова
"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Яңа Əхмəт авылыннан Чулпан Корбанова һəм Әдилə Миңгазова. Алар туганнан бирле гел бергə, чын якын дуслар булып үсəлəр. Иртәгә тавыш бирү башланачак.