10 март 2018 яңалыклары
-
Төннәрегез тыныч, йокыларыгыз тәмле булсын, сарманлылар
Хәерле иртәдә күрешергә язсын!
-
Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Әниләр бәйрәме булып үтте
Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якын, ин, кадерле, газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам!"- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз 6 март көнне Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Әниләр бәйрәме булып...
-
Янурыс балалар бакчасында "Ана күңеле балада" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды
Янурыс балалар бакчасында 8 март халыкара - хатын кызлар көненә багышланган "Ана күңеле балада" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды.Балалар әниләренә үзләренең тырышып әзерләнгән осталыкларын күрсәттеләр.Әниләр уеннарга да бик теләп катнаштылар,чарадан барчасы да күтәренке кәеф белән кайтып китте.
-
2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк
Белем бирү учреждениеләре төзелешенә 6,05 миллиард сум акча тотылачак. (Казан, 10 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. Быел "Соловьиная роща", "Салават күпере" һәм "Светлая долина" торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында...
-
“Тамчыкай” бозны тишә
Сарман сәнгать мәктәбенең Миләүшә Хәкимуллина җитәкчелегендәге "Тамчыкай" вокаль ансамбле 4 мартта Зәй шәһәрендә үткәрелгән "Созвездие"-"Йолдызлык" республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала-концертында уңышлы чыгыш ясады - II урынга лаек булды. "Тамчыкай" республика турына чакырылды.
-
Cарайлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әниләре "Умырзая" кафесына бәйрәм иртәсенә килгәннәр
Балалар әниләрне котлап үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында үтте.
-
Рәзилә барысын да шаккатырды
4 мартта Зәй шәһәрендә "Созвездие"-"Йолдызлык" республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала-концерты үткәрелде. Анда безнең районнан да сәнгать сөюче балалар катнашты. Сарман урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Рәзилә Бәдретдинова (җитәкчесе - район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ильмира Салихова) "Конферансье" номинациясендә I урынны яулады. Ул апрель башында Казан шәһәрендә үткәреләчәк республика турына...
-
Азалак мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан "Гаилә-гомер чишмәсе" исеме астында кичә үткәрелде
Кичәдә 3 гаилә катнашты Салаховлар гаиләсе иң сөйкемле гаилә,Хакимовлар гаиләсе иң җитез гаилә,Фарлукшиннар гаиләсе иң зирәк гаилә исеменә лаек булдылар.
-
"Әниемнең һөнәре" фотоконкурсына тавыш бирү тәмам һәм җиңүчебез дә билгеле
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан үткәрелгән "Әниемнең һөнәре" фотоконкурсыбызга йомгак ясап, аның җиңүчесе Резидә Кәлимуллина булуы ачыкланды.Тавыш бирү туктатылган сәгатькә бәйгедә катнашучыбыз иң күп (365) лайк җыйган иде. Җиңүчебезгә тормышында зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез.Барлык катнашучыларга һәм тавыш бирүчеләргә без ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез, тормышларында иминлек, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә безнең белән...
-
“Юлдаш”ка уңыш юлдаш
Сарман сәнгать мәктәбенең Резедә Хаҗиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" триосы 4 мартта Зәй шәһәрендә үткәрелгән "Созвездие"-"Йолдызлык" республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала-концертында II урынга лаек булды һәм апрель башында Казан шәһәрендә үткәреләчәк республика турында катнашу хокукын яулады.
-
Хәерле иртә, дусларым!
Иртәнге чәйләрегез шифалы,тәмле булсын. Фото:https://vk.com/public147862424