8 июнь 2026 яңалыклары
-
Татарстанда алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәмгә 550 млн сум биреләчәк
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елга «Алдынгы инженерлык мәктәпләренең үсеш программаларына ярдәм итү» грантын гамәлгә кую турында указга кул куйды. Бюджеттан бу максатка 550 миллион сум юнәлтеләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан – шәхси торак төзелешенә ипотека бирүдә лидерлар өчлегендә
Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, республика шәхси торак төзелешенә бирелгән ипотека күләме буенча РФ субъектлары арасында өченче урында. Татарстанда бер айда 2,8 миллиард сумлык кредитлар рәсмиләштерелгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Атлар җилдән җитез чаптылар
Ат чабышлары ел саен күп санлы тамашачыларны үзенә җыя. Гасырлар буена халкыбызның тугры юлдашы булган бу акыллы хайваннарга беркем дә битараф кала алмый торгандыр.
-
Фәния апа Сөләймановага 90 яшь тулды
Каташ-Каран авылында гомер итүче Сөләйманова Фәния Галиәхмәт кызы үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга якыннары, туганнары Сабан туе көнне үк җыелып кайтканнар, бергә-бергә бәйрәм иткәннәр.
-
Татарстанда сезон башыннан беренче тапкыр талпан боррелиозы табылды
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада сезон башланганнан бирле беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары теркәлгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Айнур Күтәмәледә дә батыр калды
Дүсем авылы егете Айнур Курбиев Күтәмәле авылында узган Сабантуенда да баш батыр калды һәм тәкәгә ия булды.
-
2025 елда Татарстан бюджетында 251,4 млн сум дефицит булган
Бүген Татарстан Дәүләт Советының 21 утырышында депутатлар 2025 елгы бюджетны үтәү турындагы закон проектын кабул итте. Керемнәр – 605,1 млрд сум, чыгымнар – 605,3 млрд сум, дефицит – 251,4 млн сум тәшкил иткән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Юлтимердән Нигъмәтҗановлар утынны оста яралар
Милли бәйрәмебездә утын яру иң популяр уеннарның берсенә әйләнде.
-
Капчык белән хатын-кызлар да оста йөгерде
Яңа уеннарның тагын берсе – авыр капчык күтәреп йөгерү иде.
-
Татарстанда 13 яңа җәмәгать судьясы сайланды
Татарстан Дәүләт Советының 21 утырышында 13 җәмәгать судьясы билгеләнде. Кандидатураларны Татарстан Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Районда балаларны юлларда игътибарлы булырга өндәделәр
18 майда республикакүләм «Игътибар – балалар!» кисәтү акциясе старт алган иде. Ул 7 нче июньгә кадәр дәвам итте.
-
Татарстанда 8 июньдә яңгыр, яшен һәм боз булуы ихтимал
Бүген республикада көндез урыны белән кыска вакытлы явым-төшем, яшен һәм боз явуы фаразлана, дип яза «Татар-информ» МА.