6 декабрь 2017 яңалыклары
-
Тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, дуслар!
Тагын бер көн үтеп, бер кич җитте, йокларга да инде вакыт җитте.Ә бугенгә саубуллашып торам дусларым! фото: https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак
"Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде. "Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. Владимир Путин Россия Федерациясе...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Шакурова Ильвина
Куҗак авылыннан Шакурова Ильвинаның кечкенә чактан ук рәхәтләнеп уйнап ускән эте Муйнак.
-
Фирдүс Тямаев концертында "Солнечная Лейсан" рәхәтләнеп күңел ачкан
видео:https://vk.com/firdusrezedaog алынды.
-
Районда республика семинары узды
Бүген районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эчке документ әйләнеше һәм бухгалтер (финанс) отчетларын ясауга багышланган республика семинары узды. Аның пленар өлешен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, семинарда катнашучыларны сәламләп, аларны кыскача гына район белән таныштырды, икътисади күрсәткечләргә тукталды. Пленар өлештә...
-
Халык сынамышларына ышансаң, кыш салкын килер
Кышның беренче аена аяк бастык. Декабрь безне нинди һава торышы белән сөендерә, кыш нинди киләчәк? Яңа ел төне суык буламы, җылымы? Җаваплар - халык сынамышларында. 1 декабрь - әгәр кышның беренче көнендә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр. 2 декабрь - аяз һава кышның салкын килүе турында сөйли. Әгәр бу...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең "Тугры дус белән бергә" фотоконкурсы 13 нче январьга кадәр дәвам итә
"Эт-кешенең дусты"- дип юкка гына әйтмәгәннәр .Этләребезне без бик яратабыз,чөнки алар безнең тугры һәм ышанычлы сакчыларыбыз.Эт елы якынлаша, шуның өчен без райондашларыбыз арасында конкурс игълан итәргә булдык. Тугры дусларыгыз-этләрегез белән төшкән фотоларны безнең электрон адреска (sarmangazetam11@mail.ru) яки шәхси биткә https://vk.com/sarmanda җибәрә аласыз. Иң яхшы дип табылган фотоның җиңүчесен бүләк көтә....
-
Күрше районда җәяүлене бәрдергәннәр
Әлмәт шәһәрендә, 19 августта кичке сәгать биш тулып килгәндә Чернышевский урамында бер җәяүлене машина бәрдерә.Юл-транспорт вакыйгасына китергән сәбәпләрне ачыклау бара. Материал:https://vk.com/atannary фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.