4 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – чөгендер салаты
Сезгә чөгендер салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сарымсак - 5 тырнак; - өй майонезы - 3 аш калагы; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - аджика - 1 чәй калагы; - пешкән чөгендер - 4 данә. Бу рецептта коры аджиканы сван тозы белән алыштырырга була. Чөгендер...
-
Сентябрьдә район халкы өч көн рәттән ял итәчәк
Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан халкы сентябрьдә өч көн ял итәчәк. Быел Корбан бәйрәме 12 сентябрь - дүшәмбегә туры килә. Шул уңайдан, биш көн эшләүчеләр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе - 10, 11 һәм 12 сентябрь көннәрендә ял итәчәкләр.
-
Район "Нечкәбил"ләре өчен тавыш бирү ахырына якынлаша
«Нечкәбил» бәйгесе сайтында анда катнашучыларга тавыш бирү ахырына якынлаша. Бәйгедә безнең районнан Сарман "Сандугач" балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафина һәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәридә Шәйдуллина катнашалар. Алар өчен 5 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
-
Районда "Бердәм Россия" партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли
Бүген районда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли. Ул 10.00 сәгатьтә Сарманның Ял паркында эшли башлады. 13.00 сәгатьтә мобиль төркем Петровка Завод авылы халкын кабул итәчәк.