3 февраль 2015 яңалыклары
-
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе давылдан шактый зыян күргән
Кичә көчле давыл Татарстанда шактый зыян салган. Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укучыларына вакытлыча башка мәктәптә белем аласы була, чөнки анда ремонт кирәк. Көчле җил мәктәп түбәсе калаена, каркасына, агач терәкләренә һәм кирпеч диварларына зыян китергән. Гадәттән тыш хәл төнлә булганга күрә генә зыян күрүчеләр булмаган.
-
Сарман "Ялкын" командасы Лениногорскидан өченче урын алып кайтты
1 февральда Лениногорск шәһәрендә картинг буенча Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш Кубогының IV этабы үтте. Бу «Шифа» сәүдә-җитештерү челтәре Кубогына икенче традицион кышкы узышлар булды. Ярышлар «Кадет» (8-16 яшь), «125-А» (12-16 яшь), «125-Б» (15-18 яшь), «Национальный» (16 яшь һәм өлкәнрәкләр), «Honda-GX» (9-16 яшь), «Ротакс-макс» һәм «Чезет» (18 яшь һәм өлкәнрәкләр) классларында уздылар....
-
Район балалар китапханәсендә "Җирдә тынычлык хакына" дигән сәнгатьчә укучылар конкурсы башланды
Республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җирдә тынычлык хакына" ("Во имя мира на Земле") дип исемләнгән сәнгатьчә укучылар конкурсы үтә. Ул узган елның 1 декабрендә старт алды һәм әлеге елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк. Бүген Сарман балалар китапханәсендә укучылар чыгышлары башланды. Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясе укучылары мәртәбәле...
-
НГДУ "Җәлилнефть" командасы волейбол турнирында өченче урын алды
31 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә НГДУ "Әлмәтнефть" профкомы Кубогына волейбол турниры үтте. Хуҗалар командасы (НГДУ "Әлмәтнефть") турнирда җиңүче булды. Икенче урынны "Елховнефть" командасы яулады, НГДУ "Җәлилнефть" командасы өченче булды.