2 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Безнең белән бергә булган һәр кешегә рәхмәт әйтәбез!
Кадерле дуслар! "Сарман: иң яңа хәбәрләр" төркемендә район яңалыкларын, мәктәп, балалар бакчалары тормышын, ил— көн вакыйгаларын, гомумән, сезнең күзлеккә кызык, мавыктыргыч һәм файдалы булган мәгълүматларны яктыртып барырга тырышабыз.
-
Көлмәт авылында яшәүче Нуригалимә апага 95 яшь тулды
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хузина, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Хадиуллин, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмагилова, якыннары, туганнары тәбрикләделәр.
-
Җәлил 2 нче санлы урта мәктәбендә «Зур этнографик диктант» үтте
2019 елның 1 ноябрендә бөтен Россия буенча «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды. Мондый масштаблы акция инде дүртенче ел рәттән үткәрелә.
-
Өстәл теннисын үз итүчеләр бәйгесе
24-25 октябрь көннәрендә Сарман гимназиясенең спорт залында укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Ярышларда 16 мәктәп командалары катнашты.