2 июнь 2026 яңалыклары
-
Татарстан 2025 елда үз керемнәре күләме буенча Россиядә дүртенче булган
2025 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 725 млрд сум керем кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 602 млрд сум. Бу хакта ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда балалар лагерьларын финанслау 21% ка артты
Быел Татарстан лагерьләрендә балалар ялы программасына бүлеп бирелгән акча күләме узган елга караганда 21 процентка арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Район авылларында Сабантуй графигы билгеле
Сабантуй бәйрәме район авыл җирлекләрендә, Җәлил поселогында да үтәчәк.
-
Татарстаннан 175 меңнән артык бала сәламәтлекне ныгыту кампаниясендә катнашачак
2026 елгы җәйге сәламәтлекне ныгыту кампаниясе барышында Татарстаннан 175 меңнән артык бала ял итәчәк. Гомумән, ел дәвамында республиканың 240 мең баласы ял һәм сәламәтләндерү программаларында катнашачак. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Кадыров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Матбугат үзәге кунаклар кабул итте
Бүген матбугат үзәгенә Сарман гимназиясенең хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылары кунакка килделәр.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына – 100әр мең: Татарстанда яңа түләүләр каралган
2026 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан гражданнарның аерым төркемнәренә бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылды, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» китап фестиваленә әзерләнә
Татарстан китап нәшрияты 4–7 июнь көннәрендә Мәскәүдә уздырыла торган XII «Кызыл мәйдан» халыкара китап фестивалендә катнашачак. Нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу юлы да экспозиция «Россия төбәкләре» павильонында (8 нче чатыр) урнашачак, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Бүләк җыю йоласы Сабан туйларын якынайта
Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе – ул бүләк җыю. Элек-электән килгән гадәт буенча, аны ел да районда күңелле оештыралар. Авыл җирлекләрендә дә йола матур уза.
-
Татарстанда көчле яңгыр, яшен, боз һәм җил булачак
Бүген, 2 июньдә, республикада һава торышы тотрыксыз булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез кыска вакытлы, әмма урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Боз явуы да ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.