2 июнь 2017 яңалыклары
-
Район басуларында игеннәрне тәрбияләү эшләре бара
Район басуларында игеннәрне тәрбияләү эшләре бара. Чәчүлекләр 35100 гектарда - чүп үләннәренә, 22100 гектарда - төрле авыруларга, 6900 гектарда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелделәр. 4500 гектар мәйдан басулар - үсемлекләр тишелеп чыкканчы һәм 8300 гектарда тишелеп чыккач тырмаландылар.
-
Сарманда "Мәңге яшә, Россия!" дигән концерт күрсәтеләчәк
12 июньдә Сарманның «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында Россия көненә багышланган «Мәңге яшә, Россия!» дип исемләнгән зур концерт үтәчәк. Башлану вакыты - 18.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Шәрләрәмә китапханәсендә "Китап – минем дустым" дигән чара үтте
Китапханәчеләр һәм балаларны яклау көннәре уңаеннан, Шәрләрәмә авылы китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары белән Әлфия апалары "Китап - минем дустым" дигән чара үткәрде. Балаларга китаплар, язучылар турында ярышлар, уеннар бик ошады.
-
Татьяна Воропаева район халкын кабул итте
Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы Региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева район халкын кабул итте. Партия Рәисенә спорт мәктәбе коллективы исеменнән хат юлланган булган. Татьяна Васильевнага кабул итүгә шул исемлектәге бер фамилия иясе керде. Ул хатка имзаның үзе тарафыннан куелмаганлыгын, андагы язмаларның дөреслеккә...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дигән хәйрия акциясенә старт бирде
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» дип исемләнгән хәйрия акциясенә старт бирде. Без райондашларны акциябездә катнашырга чакырабыз. Сез кулдан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һәм башка әйберләрегезне редакциягә алып килә аласыз. Без аларны районның коляскада гына йөрүче инвалид балаларына тапшырачакбыз. Һәр айда сезнең...
-
Иске Имәндә балалар Сабантуе үтте
Балаларны яклау көне уңаеннан, Иске Имән авылы спорт мәйданчыгында "Дуслык" балалар бакчасы белән берлектә балалар Сабантуе үтте. Балалар төрле уеннар уйнадылар, кызыклы ярышларда катнаштылар.
-
Районда Дәүләт телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссияләр утырышында каралды
Бүген район Советының кече утырышлар залында районда ТР телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссиясенең, район Советының законлылык, хокук саклау һәм җирле үзидарә, экологик һәм инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән һәм киңәйтелгән утырышы узды. Аны район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Утырышта район...
-
Сарманны су баса язды
Бүген районда урыны белән бик көчле яңгыр үтте. Кайбер җирдә язгы ташу киткән төсле булды. Табигать хикмәте зыян салмаган дип өметләнәбез.
-
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары математиканың профиль дәрәҗәсе буенча БДИ бирәләр
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар - бу юлы математиканың профиль дәрәҗәсе буенча. 31 майда алар шул ук фәннең база дәрәҗәсе буенча имтихан бирделәр.
-
Сарман районыннан җиде егет армиягә китте
Бүген Сарманда язгы чакырылыш кысаларында Сарман һәм Мөслим районнарыннан бишешәр егет Сергиев Посад районының Шарапово бистәсендәге 14258 нче частенә хезмәт итәргә киттеләр. Билгеле булганча, әлеге частьне район шефлыкка алды. Тагын икешәр егет башка өлкәләрдә хәрби хезмәт үтәчәкләр. Егетләргә хәрби комиссариат хезмәткәре Ленар Һадиуллин барлык нечкәлекләрне дә аңлатты, табиб Гөлшат Кушаева...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел борчак белән коймак
Сезгә яшел борчак белән коймак рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 1 стакан; - көпшәкләгеч - ½ чәй калагы; - сөт - 2/3 стакан; - тавык йомыркасы - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - киптерелгән тимьян, тартылган кызыл борыч, тоз - тәм буенча; - яшел борчак...
-
Сарманның “Кояшкай” бакчасы балалары Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм иттеләр
Кичә, 1 июнь көнне, район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр балаларга ачык һавада төрле кызыклы уеннар уйнаттылар, спорт ярышлары үткәрделәр. Балаларга бәйрәм бик ошады, бер бала да бүләксез калмады.