2 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарайлы балалар бакчасында кече Сабантуй узды
Сарайлы балалар бакчасында 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан кече Сабантуй үткәрелде. Балалар капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Кул көрәштерделәр, таяк тартыштылар. Соңыннан уха пешереп, бәйрәм табыны әзерләнде. Шулай ук укыгыз: Сарайлы балалар бакчасында дүрт малайны мәктәпкә озаттылар
-
Сарманлылар пенсия хокуклары турындагы хәбәрләрне гражданинның шәхси кабинетыннан беләләр
Гражданинның шәхси кабинетында, 2015 елдан башлап, пенсия хокуклары турында хәбәрне белү, пенсия фонды идарәсенә кабул итүгә язылу, пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итү, шәхси иминият счетының торышын белү, пенсия билгеләтергә гариза бирү, пенсияне алу төре буенча гариза бирү өчен электрон сервислардан файдаланырга мөмкин. Пенсия белән тәэмин итү буенча иң төп шарт...
-
Сарайлы балалар бакчасында дүрт малайны мәктәпкә озаттылар
Сарайлы авылы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Дүрт малайны мәктәпкә озаттылар. Бәйрәмгә Тукай әкиятеннән Кәҗә белән Сарык, сумкасын югалткан Белмәмеш, зирәк Куян кунакка килделәр. Балалар, аларның биремнәрен үтәп, үзләренең тапкырлыкларын сынадылар.
-
Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылырга чакыра. - Минем уй-теләкләремә аваздаш акция бу, - ди ул. - «Сарман» газетасына ике әниемне дә яздырдым. Дәүләт хезмәтләре порталы аша яздыру аеруча уңайлы, мин аннан бик теләп файдаланам. Район газетасын якыннарым да, үзем дә яратып укыйбыз....
-
Азалакта Сабантуйга бүләк җыйдылар
Азалак авылында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар. Чара бик матур булды һәм күңелле үтте.
-
Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары математиканың база дәрәҗәсе буенча БДИ тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар - бу юлы математиканың база дәрәҗәсе буенча. 30 майда алар бүтән мәҗбүри имтихан - рус телен бирделәр. Уңышлар, укучылар! Без сезгә ышанабыз! 6 июньдә "11" ләр математиканың югары дәрәҗәсе буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар.
-
Өчөйле Саклауда "Балалар – безнең киләчәгебез" дигән бәйрәм узды
Балаларны яклау көне уңаеннан Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты каршында китапханә белән берлектә "Балалар - безнең киләчәгебез" дигән исемдә балалар бакчасы балалары ,тәрбиячеләре, мәктәп укучылары катнашында бәйрәм узды. Чәй, коймак белән сыйландылар, төрле уеннар уйнатылды, җырлы-биюле уеннар башкарылды, соңыннан асфальтка төрле рәсемнәр төшерделәр. Балалар күңелле ял иттеләр.