1 март 2018 яңалыклары
-
Тагын бер көн үтеп, бер кич җитте, йокларга да инде вакыт җитте
Ә бугенгә саубуллашып торам дусларым! фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды
-
Район прокуратурасында утырыш узды
Кичә район прокуроры яны эш төркеме һәм районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең берләштерелгән утырышы узды. Көн тәртибендә районда әлеге юнәлештә эшләр торышы каралды. Комиссия әгъзалары, җаваплы хезмәткәрләр башкарылган эшләргә хисап тоттылар. Район прокуроры Эльдар Сабиров һәр чыгыштан сон тәкъдимнәрен кертеп, тагын да нәтиҗәле эшләү буенча бурычлар билгеләде.
-
Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменең зурлары сәламәтлекләрен ныгыттылар
Кыш үзенең кояшлы матур көннәре белән балаларны сөендерүен дәвам итә.Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменең зурлары апаларына үзләренең уен мәйданчыгын кардан чистартырга ярдәм иттеләр, ә кечкенәләр көрәк тотарга өйрәнделәр. Аннан соң туйганчы таудан шудылар, хәрәкәтле уеннар уйнап, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Саимә апа Ибраһимовага бүген 90 яшь тула
Ибраһимова Саимә Ибраһим кызы Саимә Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында крестьян гаиләсендә туа. 1936 елда Зур Нөркәйнең беренче сыйныфына укырга кереп, урта мәктәпне 1946 елда хәзерге Актаныш районының Пучы авылында тәмамлый. 1946-1950 елларда Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын...
-
Сарман песиләре бәйрәмнәрен "билгеләп үтәләр"
1 март - язның беренче көне генә түгел, Россия песиләре көне дә. Бүген бу йорт хайваннарына карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ягымлы, иркә песиләрне яратмаган кеше бик сирәктер. Комментарийга сездән үзегезнең яраткан песиләрегезнең фотоларын көтеп калабыз.
-
Район буенча гражданнар оборонасы өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Теләсә-нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга мөмкин һәм кирәк. Моңа ничек ирешергә икәнлеген гражданнар оборонасы белгечләре бик яхшы беләләр. Бүген -1 мартта алар Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәләр. - Районда коткаручылар һәм гражданнар оборонасы белгечләренә җитди бурычлар йөкләнгән,- ди район буенча гражданнар оборонасы өлкәсендәге эшләрне тормышка ашыру һәм вәкаләтләр...
-
Петровка Завод мәктәбендә якташыбыз шагыйрә Клара Булатова белән очрашу үтте
28 февраль көнне Петровка Завод мәктәбендә якташыбыз шагыйрә Клара Булатова белән очрашу үтте.Клара Булатова балаларның татар әдәбиятын яхшы белүләренә һәм бар яклап та уңган булуларына бик канәгать калды.
-
Иске Кәшер мәктәбендә рәссамнар тәрбияләнә
Картинада төсләр гаммасы Гүзәллекне тою, гармония хисе, буяу төсмерләрен тирәнтен сизү, образларны тулы итеп тудыра алуы рәссамның осталыкка ирешүе хакында сөйли. Иске Кәшер урта мәктәбендә дә кечкенә рәссамнар белем ала, мавыктыргыч сюжетлы картиналар ясыйлар. Рәсемнәрендә бүген үк кызыклы идеяләр күренә, укучылар төсләрне оста итеп, нечкә зәвык белән катыштырырга өйрәнәләр. Бишенче...
-
"Әниемнең һөнәре" фотоконкурсыбызның чираттагы катнашучысы - Талибуллина Фәнзия
Җаваплылык,сабырлык, игътибарлылык - шәфкать туташы үз эшен уңышлы башкару өчен мөһим сыйфатлар. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә инде безнең Җәлил балалар хастаханәсендә хезмәт куючы шәфкать туташларыбыз. Алар арасында минем әнием - Талибуллина Фәнзия Марсель кызы. - Әнием 1989-2008 елларда Сарман балалар тудыру йортында ,ә инде 2008 елның февраленнән башлап...
-
Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан җыр башкарды
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартта туган Яңа Арыш авылында туган. Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан төрле телләрдә җыр башкарды. Әлеге ролик социаль челтәрдә урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартта туган ТАССРның Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Президенты...
-
Хәерле иртә!
Иртәнге чәйне эчәргә вакыт җитте ,дуслар.Өстәл янына рәхим итегез!!! Фото:https://vk.com/public147862424