Сарманлылар республика җыелма командасы составында
8-10 сентябрьдә Казанда 2001-2003 елгы кызлар, яшүсмерләр һәм 1998-2000 елгы юниорлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Әлеге рәсми ярышларда, Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен, республиканың җыелма командасы туплана. Ярышларга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин булышлыгы белән Җәлил бистәсенең икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дзюдочылары...
8-10 сентябрьдә Казанда 2001-2003 елгы кызлар, яшүсмерләр һәм 1998-2000 елгы юниорлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Әлеге рәсми ярышларда, Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен, республиканың җыелма командасы туплана.
Ярышларга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин булышлыгы белән Җәлил бистәсенең икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дзюдочылары командасы да барды. Аны тантаналы ачуда спортчыларны сәламләп, ТР Дзюдо федерациясенең яңа Президенты - РФ тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция лейтенанты Павел Николаев катнашучыларга уңышлар теләде.
Беренче көнне 2001-2003 елгы кызлар һәм яшүсмерләр көрәште. 90 килограммга кадәр авырлыкта чыгыш ясап, Азат Солтанов өч алышта җиңеп чыкты һәм көчлеләр төркеменә узды. Икенче урынны алу өчен Азатка тәҗрибәсе җитеп бетмәде һәм ул нәтиҗәдә бронза медальгә ия булды. 60 килограмм авырлыкта Артур Нигъмәтуллин - бишенче, Максим Кораблев җиденче булдылар. 46 килограмм авырылкта көрәшкән Илназ Идиатуллин төп ярышларга үтә алмады.
Төп бүләкләр икенче көнне - 1998-2000 елгылар көрәшендә алынды. 73 килограмм авырлыкта Данил Нургалиев, авыр травмадан соң булуына карамастан, бик лаеклы көрәште. Өченче урын өчен алышта гына ул үзеннән өлкәнрәк көндәшеннән җиңелде. 81 килограмм авырлыкта көрәшкән Данис Садыйков аеруча куандырды: ул, барлык көндәшләрен зур өстенлек белән җиңеп, үз үлчәү авырлыгында беренчелекне яулады. 70 килограмм авырлыкта чыгыш ясаган Дарья Щербакова финалда икенче урынны алды. Җиңүчеләр һәм призерлар республика җыелма командасы составына кертелделәр. Командаларны тренер Ринат Шәрипов һәм Виктор Щербаков әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев