Сарманда картинг ярышлары булды. Тулырак материалны һәм күбрәк фотоларны сылтама буенча кереп карый аласыз.
3 ноябрьдә «Ялкын» картинг-клубы территориясендә «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе призларына район картинг ярышлары узды. Барлыгы ярышларда 25 картингчы катнашты. Ярышучылар 4 номинациядә 2 төрле класс картларында чыгыш ясадылар. Honda GX-200 классында 6-9 яшьлек картингчылар арасында 1 урынны Хәкимов Илназ яулады, 2 урынга Юсупов Айрат, 3 урынга Султанов Әмир чыктылар....
3 ноябрьдә «Ялкын» картинг-клубы территориясендә «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе призларына район картинг ярышлары узды. Барлыгы ярышларда 25 картингчы катнашты. Ярышучылар 4 номинациядә 2 төрле класс картларында чыгыш ясадылар.
Honda GX-200 классында 6-9 яшьлек картингчылар арасында 1 урынны Хәкимов Илназ яулады, 2 урынга Юсупов Айрат, 3 урынга Султанов Әмир чыктылар.
Honda GX-200 классында 9-12 яшьлек картингчылар арасында 1 урынга Нигмәтҗәнов Булат, 2 урынга Юсупов Солтан, 3 урынга Усманов Райнур лаек дип табылды.
Honda GX-270 классында 12-16 яшьлек картингчылар арасында Фархутдинов Айрат җиңүче булды. Ахмедов Алмаз һәм Загиров Артур 2, 3 урыннарны бүлештеләр.
Кызлар Honda GX-270 класс картларда көчләрен сынадылар. 1 урында Юсупова Айсылу, 2 урында Ситдикова Алина, 3 урында Афзалетдинова Элина.
Йөртү осталыгыннан тыш балаларның юл кагыйдәләре өлкәсендәге белемнәре дә тикшерелде. Нәтиҗә ясаганда бу баллар да гомуми нәтиҗәгә йогынты ясады.
Барлык катнашучыларга да истәлекле буләкләр тапшырылды.
Фотолар һәм материалны Ситдикова Алсу җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев