Сарман урта мэктэбендэ беренче кынгырау чынлады
Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хатирә булып озата бара. Бүген Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте. Әлеге бәйрәм белән котларга мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров , Сарман районы хэм авыл советы депутаты һәм эшмәкәр Рөстәм Нуруллин килгән иде....
Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хатирә булып озата бара.
Бүген Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте. Әлеге бәйрәм белән котларга мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров , Сарман районы хэм авыл советы депутаты һәм эшмәкәр Рөстәм Нуруллин килгән иде. Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Укучыларны шулай ук мәктәп директоры Гөлназ Сабирзянова котлады. Бәйрәмгә килгән кунаклар игътибарына мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, шулай ук беренче сыйныфка баручы балалар бик матур һәм эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев