САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мортамакта – шахмат ярышы

Мортамак мәдәният йортында Кыш бабай призына шахмат ярышы булды. Ул үзенә Җәлил, Сарман һәм башка авылларның шахмат сөючеләрен җыйды. Шуңа да бәйгедә катнашучылар көрәшнең киеренке буласын алдан ук белде. Үзе дә шахматны яратучы авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Нәҗип улы шахматчыларга уңышлар теләде. Ниһаять, киеренке ярыш тәмам: Кыш бабай призлары, Мактау...

Мортамак мәдәният йортында Кыш бабай призына шахмат ярышы булды.
Ул үзенә Җәлил, Сарман һәм башка авылларның шахмат сөючеләрен җыйды. Шуңа да бәйгедә катнашучылар көрәшнең киеренке буласын алдан ук белде. Үзе дә шахматны яратучы авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Нәҗип улы шахматчыларга уңышлар теләде. Ниһаять, киеренке ярыш тәмам: Кыш бабай призлары, Мактау кәгазьләре ияләренә тапшырылды. Беренче, икенче, өченче урыннарны Җәлилдән Камалов Эдвард, Мортамактан Җәлилов Айдар, Җәлилдән Талибуллин Рамил бүлеште. А.Шәймөхәммәтов, Н.Хөснуллин, И.Пименев, С.Мофаздалов, С.Җәлилов, З.Юнысов, А.Исламов, М.Бәдертдинов, В.Дмитриев, Р.Якупов та үзләренең көчле көндәшләр булуларын исбатладылар. Ярышны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән Җәлилов Айдарга, хөкемдар Талибуллин Рамилгә рәхмәтебез зур. Мәдәният йортында үткәрелгән мондый бәйге - беренчесе түгел. Киләчәктә дә шахмат сөючеләрне очрашуларда көтеп калабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X