САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Образование

Яңа елда – яңа китап

Үзәк китапханәгә кайткан яңа китаплар арасыннан үзегезгә кирәклеләрен сайлап алырсыз, дип, аларны сезгә тәкъдим итәбез. "1000 тостов и поздравлений на все случаи жизни". "Китап дөньясы" нәшриятендә чыккан бу китапка котлаулар, әйтемнәр, анекдотлар туплап бирелгән. Аны мәҗлесләр алып баручылар, бәйрәмнәр оештыручылар ярдәмлек итеп куллана алалар. "1000 вопросов вашему доктору". Яшәү дәверендә...

Үзәк китапханәгә кайткан яңа китаплар арасыннан үзегезгә кирәклеләрен сайлап алырсыз, дип, аларны сезгә тәкъдим итәбез.
"1000 тостов и поздравлений на все случаи жизни". "Китап дөньясы" нәшриятендә чыккан бу китапка котлаулар, әйтемнәр, анекдотлар туплап бирелгән. Аны мәҗлесләр алып баручылар, бәйрәмнәр оештыручылар ярдәмлек итеп куллана алалар.
"1000 вопросов вашему доктору". Яшәү дәверендә кешедә төрле авырулар барлыкка килә. Һәркем үз организмын аңларга , авыруның тышкы билгеләре барлыкка килүгә, үз-үзенә ярдәм күрсәтергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Кайрос О,Хара. "Секреты долголетия и тайны бессмертия". Аграр һәм индустрия революциясе ясалды. Кешелек рухи революция алдында тора. Бу китап сәламәтләндерү һәм озак яшәү серләрен ача.
"О чем говорят анализы?" Китапта күптөрле анализларның таблицалары бирелгән. Шуларга карап, табиб тапшырткан анализда нәрсәнең кайчан нормада булуын белеп була.
Ю.Лужковская. "Быстрая диета". Китапта 30 төрле диета бирелгән. Бер атнада 5 килограммга ябыгырга мөмкин. Бу тема А.Богданованың "Диета для вашего сердца" китабында да дәвам ителә. Анда туклану буенча уникаль мәгълүмат бирелә. Китапта, йөрәк эшчәнлеген әйбәт саклау өчен, нәрсәләр эшләргә, дигән сорауга җавап табып була.
Л.Ачкасова. "Дизайн и перепланировка жилых помещений". Китапта кечкенә бүлмәләрне зурайту, ремонт ясау, стеналарын күчерү, ишекләрне үзгәртү, предметларның сәнгати эшләнешен проектлаштыру турында аңлатылган.
"Уличные очаги, камины, печи". Китапта мич төзү өчен чимал, каминнар, мунча мичләре, мангал һ.б. мичләр төзү буенча киңәшләр белән генә түгел, Русиядәге җылыту системасы тарихы белән дә таныша аласыз.
"Строительство бань, саун" китабында мунчаның нигезеннән түбәсенә кадәр дөрес итеп төзү турында сөйләнә. Бассейн төзү технологиясе бирелгән. Инфракызыл нурланыш кабиналарының файдасы турында мәгълүмат та тупланган.
С.Котельников. "Водоснабжение и канализация в доме". Китап канализация системасын үткәрү, сантехника җиһазларын алмаштыру, ванна бүлмәсенә ремонт ясау һ.б. турында.
"Электричество в доме и на даче". Яктырткыч приборлар, штепсель розеткалары һәм башка электр җайланмаларын монтажлау өйрәтелгән.
"Правила дорожного движения". Бу китап правага укучыларга, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүчеләргә тәкъдим ителә.
"Большая книга гадания". Багуларны безнең әбиләр дә кулланган. 669 биттән торган бу китапка бик күп төрле күрәзәлек итүләр кергән: кәрт белән, туган көн буенча, кулга, рәсемгә карап...
В.Корж. "Пчеловодство: практический курс". Авторның күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып язылган бу китапта умарта ясау, корт авырулары, кышка әзерлек һ.б. турында бик күп мәгълүмат бирелгән.
"Казаным - башкалам. Казань - столица". Татарстан китап нәшрияты "Туган якны өйрәнү" сериясеннән китаплар төзеп чыгара башлады. Әлеге китап - шул сериядән беренче җыентык. Анда Казан шәһәре һәм Кремль тарихына кыскача күзәтү ясала, архитектура истәлекләре турында мәгълүмат бирелә. Текстларны рәсем-фотолар белән бирү китапка күрсәтмәлелек сыйфаты өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев