Оныта алмаслык Яңа ел...
Яңа ел - бик кызыклы бәйрәм. Яңа ел - ул, әлбәттә, чыршы. Аны бизәү - үзе бер ләззәт. Чыршыдан тыш, мандариннар, традицион "Оливье" салаты. Яңа елны һәркем үзенчә каршылый. Кемдер - туган-тумачалары, кемдер - дуслары, ә кемдер - үз гаиләсе белән. Мин яңа ел бәйрәмен якыннарым белән үткәрәм. Уйланып карасам,...
Яңа ел - бик кызыклы бәйрәм. Яңа ел - ул, әлбәттә, чыршы. Аны бизәү - үзе бер ләззәт. Чыршыдан тыш, мандариннар, традицион "Оливье" салаты.
Яңа елны һәркем үзенчә каршылый. Кемдер - туган-тумачалары, кемдер - дуслары, ә кемдер - үз гаиләсе белән. Мин яңа ел бәйрәмен якыннарым белән үткәрәм. Уйланып карасам, әлеге бәйрәм гел бер төрле үтә икән. Ә быел без бәйрәмне башкачарак уздырырга булдык. Беренчедән, менюны үзгәртергә: ашларны да, салатларны да былтыргыдан аермалы итәргә. Ә өйне бизәү, килгән кунакларга бәйрәм калфагын әзерләү һәм бенгаль утлары өчен мине җаваплы иттеләр. Сәгать уникене суга башлагач, бенгаль утларны тотып, Яңа елны каршылау бик тә күңелле: ул елга бер генә тапкыр була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев