Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Нефтьчеләр көне белән котлый

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә без Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез.
Нефтьчеләр - максатчан, үз һөнәрләренә тугрылык саклаучы, көчле рухлы, нык кешеләрнең олы бер гаиләсе ул. Ә нефть һәм газ чыгару комплексы республика икътисадының тотрыклы үсешендә төп фактор булып тора. Ул районда да шулай: торак пунктларны төзекләндерүне, зур төзелешләр алып баруны, социаль программаларны тормышка ашыру, күпсанлы хәйрия акцияләре уздыруны нефтьчеләр ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Нефть һәм газ чыгару тармагы район икътисадының нигезен тәшкил итә. «Җәлилнефть» идарәсе, коллективның тырышлыгы нәтиҗәсендә, «Тат-нефть» җәмгыяте структурасында лаеклы урын алып тора. Без аларның хезмәте белән урынлы горурланабыз, киләчәктә дә уңышлы эшләр телибез. Хөрмәтле нефтьчеләр, тармак ветераннары! Сезне район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле имин тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев