САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дөнья сине күпкә өйрәткән

07 марта 2012, 06:50

877

0

0

Дөнья сине күпкә өйрәткән

"Табигатьнең бөтен матурлыгын: аның шифалы яңгырларын, ап-ак карлы кышларын, гөрләвекле матур язларын, чәчәкле-җиләкле, ямьле җәйләрен, мул уңышлы алтын көзләрен үз күзләрең белән күреп, безне туендыручы җиргә үз аякларың белән нык басып йөргәч, ничек бәхетле димисең инде үзеңне", - дип җавап бирде азына да канәгать булып яшәүче күршем Рәйсә апа Идрисова "Син бәхетлеме?" дигән соравыма. Сабырлык, киң күңеллелек, белемгә омтылу, кемгә дә булса игелек кылырга ашкынып тору - аңа хас күркәм сыйфатларның бары кайберләре. Тик халыкта:

"Бәхет төшми күктән әзер килеш,
Җирдә аны үзең табасың.
Чын бәхетне зур тырышлык
куеп,
Хезмәт белән яулап аласың", - диләр.
Зәй районының Кабан Бастырык авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән Рәйсәне язмыш төрле яклап сыный. Әтисе Миңнехуҗа Казан педагогия институтында дәүләт имтиханнары тапшырып йөргәндә, сугыш башлана. Беренче көннәрдә үк аны сугышка алалар һәм ул хәбәрсез югала. Аңа әле 31 яшь кенә була. 28 яшьлек әнисе Раузателҗинан берсеннән-берсе кече өч бала белән ятим кала. Бу вакытта Рәйсәгә - 5, сеңлесе Мәрьямгә - 3, энесе Флүргә нибары 1 яшь була. "Безнең буын әтисез, иписез үскән, "уфалла" арбасына җигелеп көн күргән сугыш ятимнәре",- ди Рәйсә апа. Үсә төшкәч, укып кеше булу теләге аны Алабуга мәдәни-агарту техникумына китерә. Китапханәчеләр хәзерләү бүлеген тәмамлап, 1954 елда Ворошилов районының 45 хуҗалыктан торган Иске Теләнче авылына китапханәче булып эшкә килә. Байлардан калган иске йортны ремонтлап, китаплар кайтартып, җиң сызганып эшкә керешә яшь белгеч. "Авыл яшьләре китапка, төрле мәдәни чараларга сусаган. Пьесаларны укып чыгу белән, рольләрне бүлешеп, тиз арада репетицияләр ясап, спектакльләр куя башладык", - дип искә ала ул. Халык агылып килә клубка. Комсомол секретаре, агитатор, пропагандист итеп тә куялар кызны. Яшьләрнең активлыгы, аларның ярдәме эштәге бөтен кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә аңа. Колхозчылар белән беррәттән басу эшләрендә катнашырга да туры килә үзенә. Шушы авылда 17 ел хезмәт куя Рәйсә. Эшендә иң олы таянычлары дип, укытучылар Сәләев Гомәр, Гыйниятуллина Суфия, бригадир Садыйков Назыймны атый ул. Үзенең гомерлек мәхәббәтен - Троицк шәһәрендә авиация училищесын тәмамлап кайткан, шушы авылның иң уңган, булган егете Хәйдәрне дә очрата ул. Унөч ел кайнана белән тату гына яшиләр. Ул авырып киткәч тә, алты ел аны тәрбияли Рәйсә. Ананың рәхмәт сүзләрен ишетеп, хәер-догасын алып, соңгы юлга озатучы да ул була.
1973 елда Хәйдәрне "Сельхозтехника"га эшкә чакыргач, Сарманга күчеп киләләр. Рәйсә апа районның үзәк китапханәсенә эшкә урнаша. Кәгазь белән эшләү осталыгы, төгәллеге булган Рәйсәне КПСС райкомы, райбашкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе стендлар, диаграммалар эшләргә җәлеп итә. Татар китапларын пропагандалауга да күп көч куя ул. Шушы елларда аның намуслы, тырыш хезмәтен, районның мәдәни тормышында актив катнашуын искә алып, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. Шулай матур гына эшләп, яшәп ятканда, Рәйсә апаның тормышы капыл урталай ярылгандай була. Райондашыбыз, шагыйрә Расиха Гыйльфанованың сүзләре белән әйтсәк:
"Фани дөнья сорап тормый,
каера ул канатны,
Ялгыз канатны бик сирәк
калдыра ул канатмый".
Ялгызлыктан гаҗиз булып, башларын кая куярга белмәгәндә, күршеләре Мәрьям Садыйкова, Гөлүсә, Әлфис Рәҗәповлар юатучылары булалар. Аларга әле дә рәхмәтләр укый Рәйсә апа. Эшкә сәнгать мәктәбенә күчә - укучы балаларны кул эшләре серләренә өйрәтә, шулар белән үзенә юаныч таба. Тагын бер юанычы дип, ул умарталарын атый. "Әти мин туган елны умарта алган булган, сугышка киткәндә әнигә, умарталарны сакларга тырыш, кайта алмасам, минем төсем булыр, дигән. Хуҗаларының амәнәтен үтәп, шул кортлар яшәргә тырышып яталар бит", - ди ул, аларга куанып. Аның тагын бер куанычы: ун елдан артык инде мәчеткә йөреп, дин сабаклары ала. "Җаныма җылылык-яктылык, ныклык иңде мәчет нурыннан", - дип горурланып сөйли Рәйсә апа. Олыгайган әнисен дә үз тәрбиясенә ала ул. 88 яшенә кадәр яшәгән әнисе, почта килүгә: "Кызым, әтиегез хакында берәр хәбәр юкмы?" - дип, гомер буе хәбәр көтеп яши. Әнисенең урыны җәннәттә булсын, Ярабби.
Сарманның бер тын урамында йорт-җирен, ихатасын матурлап карап, язмышыннан зарланмыйча, булганына шөкерана итеп, биш вакыт намазын калдырмыйча, тулы канлы тормыш белән яши Рәйсә апа. Дөнья хәлләре белән дә хәбәрдәр. "Сайлауларда җиңүченең халык турында ныграк кайгыртуын телим", - ди ул.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X