Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Белем бәйрәме белән котлый

Мәктәп диварлары балаларның шат авазларына күмелер көннәр дә җитте: бусагада -1 сентябрь. Аны без зур бәйрәм буларак, сагынып көтеп алабыз. Чөнки мәктәп баланы зур тормыш юлына әзерли, киләчәктә кем булачагыбызны без мәктәп елларында хәл итәбез.
Белем бәйрәмен район мәктәпләре тагын да төзекләнеп, матурланып, «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе кысаларында ярдәмнәр алып каршылыйлар. Яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе уздыру да матур традициягә әверелде. Уку йортларында тудырылган шартлар белемле, җәмгыятькә файдалы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итәр, дип ышанам. Барлык мәгариф хезмәткәрләрен, укучыларны, әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев