Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Республика көне белән котлый
30 августта без Республика көнен билгеләп үтәбез. Татарстан инде менә чирек гасырдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Бүген ул илнең бар яктан да иң бай төбәкләренең берсе булып тора. Республика казанышлары безнең район үрнәгендә дә ачык чагылыш таба. Елдан-ел күбрәк торак йортлар, социаль объектлар сафка бастырыла, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрен үзгәртеп кору эзлекле тормышка ашырыла, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә һәрьяклы ярдәм күрсәтелә. Районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм аңлашып яшиләр. Өлкәннәр даими кайгырту тоеп, актив тормыш алып баралар. Яшьләргә укуда, сәнгатьтә, спортта талантларын ачу һәм җәелдерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Район Республика көнен зур хезмәт уңышлары белән каршылый. Игенчеләр бөртеклеләрне суктыруны төгәлләделәр, барлыгы 155 мең тонна ашлык җыеп алып, республикада алдынгылар рәтендә баралар. Бүген кукурузны бөртеккә суктыру, көзге чәчү, силос әзерләү, шикәр чөгендере алу дәвам итә. Терлекчелектә кышлату чорына әзерлек бара. Нефтьчеләребез тотрыклы эшләп, хезмәт уңышлары белән куандыралар. Киләчәктә дә эшләребезнең уң булачагына, райондашларның Татарстаныбыз хакына тырышып, җаваплылык тоеп эшләячәкләренә ышанам.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, куанычлы имин тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев