САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юлтимер авылында гомер кичергән Саҗидә апа Гыйләҗевага 95 яшь тулды

25 августа 2016, 06:50

686

0

0

Юлтимер авылында гомер кичергән Саҗидә апа Гыйләҗевага 95 яшь тулды

Бүген Шыгай авылында туып-үскән, Юлтимер авылында гомер кичергән Саҗидә Тәһаветдин кызы Гыйләҗевага 95 яшь тулды. Хәзерге көндә ул Яр Чаллы шәһәрендә кызы Ләйсирә тәрбиясендә яши. Тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән котларга муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, җирлек ветераннар советы рәисе Мияссәрә Мөхәммәтшина, кызлары Ләйсирә, Ләйсән, Вәсилә, килене Наилә, килендәше Мөслимә килделәр. Фәндәс Вәлиев Саҗидә апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген тапшырды, авыл җирлегеннән дә бүләк булды.

Саҗидә апа тормыш иптәше Габделбарый абый белән 6 бала үстергән, аларның икесе инде безнең арада юк. 8 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә, медпунктта санитар булып эшләп, пенсиягә чыккан.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев