САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Рәзинә апа Нуруллинага 90 яшь тулды

24 августа 2016, 14:00

711

0

0

Сарманда Рәзинә апа Нуруллинага 90 яшь тулды

Сарман авылында гомер кичерүче Нуруллина Рәзинә Хәйрулла кызы бүген үзенең олуг юбилеен каршылады. Аңа 90 яшь тулды. Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, иң изге теләкләр белән, истәлек бүләге, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрварова да юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр.

- Аллага шөкер, мәшәкатьсез гомер кичерәм. Балалар, оныклар һәрвакыт хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар. Бүгенге тормышлар рәхәт. Сугыш чорындагы авырлыкларны, ачлыкларны хәзер искә дә төшерәсе килми. Шулай да вакыт-вакыт хәтердә яңарып, күңелне яралап торалар. Өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куйдык, бер эштән калмадык, - дип, хәзерге заманнардан үткәннәрне дә барлап алды ветеран.

Рәзинә апа ишле гаиләдә үсә. 7 нче классны бетергән елны сугыш чыга, укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Колхозга ярдәм итәргә кирәк була. Бер эштән дә читтә калмый ул. Сугыш беткән көннең шатлыклы мизгелләрен дулкынланып искә алды ветеран. 9 кыз, бер малайның, кызганычка каршы, бүгенге көндә өчесе генә исән. Бәйрәм көнендә шатлыгын уртаклашырга Казаннан бертуган сеңлесе Гөлнәзирә апа, җизнәсе, икетуганы Нурдидә апа кайтканнар иде.

- Бик зиһенле безнең әни, безне барлап кына тора. Элек кул эшләре дә тотты, бәйләде, чикте, текте. Аның бәйләгән кофталарын озак еллар яратып кидек, - дип, сүзгә кушылды килене Фәйрүзә.

Тормыш иптәше Рифкать белән 38 ел тату гомер кичергәннәр. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Инде оныклар куанычы белән яши Рәзинә апа. Киләчәк тормышы да кадер-хөрмәттә, бәхетле картлык кичереп үтсен иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев