САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

"Җәлил" агрофирмасы коллективы Изаил Әгълиевны 70 яшьлек юбилее белән котлый

22 августа 2016, 12:01

638

0

0

"Җәлил" агрофирмасы коллективы Изаил Әгълиевны 70 яшьлек юбилее белән котлый

Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куйган Әгълиев Изаил Рәүф улына 21 август көнне 70 яшь тулды.

Олы ихтирам хисе белән сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең тормыш һәм хезмәт юлы - күпләр өчен сокланырлык һәм яшь буын өчен үрнәк булырлык. Сез балаларыгыз өчен кайгыртучан ата да, тормыш юлын утәргә ышанычлы, таянычлы иптәш тә, туганнар-дуслар өчен ярдәмчел терәк тә. Бөтен тормыш юлыгызны авыл хуҗалыгына багышлап, сез 53 ел хезмәт куйгансыз. Бүгенгесе көнне дә сез - безнең алыштыргысыз алдынгы механизаторыбыз.

Сезгә саулык, сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар ,тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын гомер кичерүегезне телибез. Һәр яңа көн бәхет, куаныч-шатлыклар, уңышлар гына китерсен, барыр юлыгыз озын һәм сикәлтәсез булсын.

Изаил Әгълиев Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Иң изге теләкләр белән, "Җәлил" агрофирмасы коллективы.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев