САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Минзәләбашта Миннеәсма апа Кызрачевага 90 яшь тулды

18 августа 2016, 08:56

706

0

0

Иске Минзәләбашта Миннеәсма апа Кызрачевага 90 яшь тулды

Иске Минзәләбаш авылында гомер кичерүче Кызрачева Миннеәсма Гариф кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды, ветеранга озын гомер, ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә бәхетле картлык теләде. Авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова юбилярга изге теләкләр белән иңнәренә ап-ак шәл япты, күчтәнәчләрен тапшырды.

Җор телле, киң күңелле Миннеәсма апаның яшәгән йорты да нур чәчеп тора. Янәшәсендә шатлыгын уртаклашырга дип кайткан кызлары, киленнәре йөгереп йөриләр. Бу тормышта авырлыкларны күп күрсә дә, күңел матурлыгын саклап калган ул. Шул асыл сыйфатларны уллары-кызларында да тәрбияли алган. Ике кыз, өч ул, 13 онык, 17 оныкчык бергә җыелгач, төп нигездә бәйрәм кебек була. Булганына шөкерана кылып, бүгенге тормышның матурлыгына сокланып яши ул. Телевизорын карый, гәҗит-җурналын укый, әле дә булса йонын эрләп, носки-бияләен бәйли. Күз тимәсен әле үзенә, СөбханАлла. Озак еллар сәламәт булып, балалар, оныклар куанычында рәхәт гомер кичерсен. Үзен хөрмәт итеп килгән кунакларга рәхмәт әйтеп, такмаклар әйтә-әйтә, озатып калды ул.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев