САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Петровка Заводта Халимә һәм Флер Хуҗиннар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр

07 июля 2016, 12:34

708

0

0

 Петровка Заводта Халимә һәм Флер Хуҗиннар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр

Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.

Гаилә, мәххәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин Петровка Завод авылында яшәүче Флер һәм Халимә Хуҗиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды. Иң изге теләкләрен юбилярларга район, авыл җирлеге җитәкчеләре, якыннары, балалары җиткерделәр.

Флёр Хуҗин Сарысаз-Тәкермән авылында дөньяга килә. Төрле елларда баш зоотехник, заготконтора директор урынбасары, Югары Чыршылы авыл советы председателе, "Петровский" совет хуҗалыгының профсоюз председателе булып эшләгән. Тормыш иптәше Халимә апа урта мәктәпне тәмамлау белән колхозда эшли башлый, Флер абый белән шунда танышалар. Дус һәм эш сөючән гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев