Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм дәүләт автоинспекциясе оешуның 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.
Сез катлаулы, авыр, ә кайчакта куркыныч та булган хезмәт башкарасыз. Сез юлларда тәртип булдыру турында кайгырту сәбәпле, без үзебезне, җәяүле яки руль артында булуга карамастан, якланган хис итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек телим - яңгыр астында да, җилдә дә, кышкы салкында да үз постыгызда торасыз, түземлек телим - юлларда төрле кешеләр белән очрашасыз, игътибарлылык һәм уңыш юлдаш булуын телим - сезнең эштә бик күп нәрсә шуңа бәйләнгән. Юллар хәвеф-хәтәрсез булсын, сезгә куанычлы гомер, гаилә бәхете, бәрәкәтле имин тормышлар насыйп итсен.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев