САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зур Нөркәйдә Фәния һәм Биҗан Салихҗановлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

27 июня 2016, 17:27

695

0

0

Зур Нөркәйдә Фәния һәм Биҗан Салихҗановлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Зур Нөркәй авылында гомер кичерүче Биҗан һәм Фәния Салихҗановлар бүген бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Истәлекле көннәре белән аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин тәбрикләделәр, ветераннарга киләчәктә дә бәрәкәтле тигез гомер, ныклы саулык, балалар-оныклар куанычы теләделәр. Шат күңелле, ачык йөзле парның йортлары да нурлы, кунакчыл. Гаилә башлыгы гомере буе шофер булып хезмәт куйган. Фәния апа колхозда да эшләгән, соңгы унбиш елын балалар бакчасынды сабыйларны тәрбияләүгә багышлаган. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә 6 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Алла боерса, шушы көннәрдә бишенче оныкчыклары да дөньяга аваз салыр, дип көтәләр. Алдагы көннәре дә шундый шатлык-сөенечләргә уралып, сихәтлектә, тигезлектә үтсен.

Тулырак язма ­- район газетасының алдагы саннарында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев