САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кызыл Бакча авылында яшәүче Илтөзәр абый Искәндәровка 90 яшь тулды

20 июня 2016, 12:41

724

0

0

Кызыл Бакча авылында яшәүче Илтөзәр абый Искәндәровка 90 яшь тулды

18 июнь көнне Кызыл Бакча авылында яшәүче хезмәт ветераны Илтөзәр абый Искәндәровка 90 яшь тулды. Аның тормышны яратуын, җитезлеген күреп шаккатырлык. Кунакларны ишек алдына ук чыгып каршы алды ул. Юбилярга һич тә үз яшен бирерлек түгел, күз тимәсен. Үзенең олы яшенә карамастан, Илтөзәр абый тормыш юлындагы вакыйгаларны яхшы хәтерли. Без килгәч тә, ниндидер бер эчке тетрәнү белән, тормыш хатирәләрен яңартты.

Илтөзәр абыйның яшьлеге бик авыр елларга туры килә. Әтиләрен сугышка озаткач, ул үзенең кече туганнарына әти урынына калып, әнисе белән тормыш авырлыгын бергә күтәрә... 1957 елларда Кузбас шахталарында эшләп кайта. Янәдән авылга кайтып төпләнгәч, гомере буе "Корыч кул" колхозында бригадир булып эшли. Үз эшен төгәл, яратып башкарганга күрә, аны, лаеклы ялга чыккач та, яшьләрне өйрәтергә дип, еш кына чакыра торган булганнар.

"Дөньялар җайлашып, 5 баланы башлы-күзле итеп, оныкларның үскәненә куанып яшәгән чакны, әтиебезнең тормыш иптәше - безнең әниебез вафат булды, - дип искә ала зур кызлары Мөнирә апа. - Әтиебез авырлыкларга бирешә торган кеше түгел, сынмады, сыгылмады. Бүгенге көндә дә безне мунчалар ягып, хуш исле үлән чәйләре пешереп, каршы ала. Әтиебез - безнең зур терәгебез. Үзенең тормыш тәҗрибәсе белән безнең белән дә уртаклаша, безгә, балаларына, кирәкле киңәшләрен дә бирә".

Бүгенге көндә Илтөзәр абый хезмәт ветераны, Атказанган колхозчы исемнәренә лаек. Ярактан эшеннән бүген дә аерылмый ул: кош-корт карый, куяннар үстерә, умарта үрчетә. Өй янындагы бакчада җиләк-җимешләр дә үстерә. Яше туксанда булса да, аның җитезлегенә чын-чынлап көнләшеп карарлык.

5 баласы, 11 оныгы, 8 оныкчыгы өчен бик кадерле кеше ул Илтөзәр абый. "Барыбызны барлап, туплап торучы ул, - дип әйтәләр юбилярның балалары. - Әтиебезгә алдагы көннәрендә дә сәламәт булырга насыйп итсен Ходай Тәгалә".

Юбилярны 90 яше белән Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм Җәлил бистәсе Советының оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гарифуллина котладылар. Җитәкчеләр Илтөзәр абыйга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, шулай ук муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков исеменнән истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Үз чиратында Илтөзәр абый: "90 яшькә җитәргә, тормышның матурлыгын, балаларның, оныкларның игелеген күреп яшәргә һәммәгезгә дә насыйп булсын. Безне - өлкән буынны искә алулары, хөрмәтләүләре өчен безнең җитәкчеләребезгә мин рәхмәтле", - дип җиткерде.

Гөлназ Әхтәмьянова, Җәлил бистәсе Башкарма комитеты әйдәп баручы белгече.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев