САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күтәмәледә Гөлгенә апа Мортазинага 90 яшь тулды

20 июня 2016, 10:51

687

0

0

Күтәмәледә Гөлгенә апа Мортазинага 90 яшь тулды

Күтәмәле авылында гомер кичерүче Мортазина Гөлгенә Сәлах кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсирә Хисамова да ветеранга бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек теләде.

Гөлгенә апа үзе Иске Кәшер авылында туган, 1947 елда Күтәмәлегә килен булып төшкән. Гомере буе "Родина" колхозында эшләгән. Тормыш иптәше Дахия белән 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Олуг юбилее белән котларга, бүгенге көн шатлыгын уртаклашырга барлык якыннары, күршеләре дә җыелды.

- Бик тә бәхетле мин. Балаларым, кияүләрем, онык-оныкчыклар исән-сау. Күршеләрем белән бик тату яшим. Дөньялар тыныч булсын. Барчасына да хәерле гомерләр насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Хөрмәтегезгә, игътибарыгызга зур рәхмәт, - диде Гөлгенә апа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X