САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлмәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки абый Рамазановка 90 яшь тулды

03 июня 2016, 10:08

924

0

0

Әлмәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки абый Рамазановка 90 яшь тулды

Әлмәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазанов Зәки Рамазан улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм, изге теләкләрен әйтеп, истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов та юбилярга ныклы саулык, бәрәкәтле гомер теләделәр.

- Рәхмәт барыгызга да хөрмәтегезгә, игътибарыгызга. Үзегезгә дә Ходай 90 яшькә җитәргә насыйп итсен, - диде ветеран.

17 яше тулган егетне 1943 елның 9 ноябрендә фронтка җибәрәләр. Ике ел чик сагында тора ул, бик авыр була. 1945 елда Харбин шәһәрендә солдат хезмәтендә кала. Шунысы кызык: 1905 елда шунда әтисе хәрби бурычын үтәгән була, 40 елдан соң шул якларга улы килә. Зәки абый туган авылына 1951 елның январь аенда гына әйләнеп кайта. Гомере буе колхода төзелештә эшли, балта остасы була. Тормыш иптәше Әскыя апа белән Мортамак авылына кунакка баргач танышалар. Өйләнешеп, 5 малай, 2 кыз үстерәләр. Ләкин 37 ел гына яшәп кала парлар, Әскыя апа, авырып, вафат була.

Бүгенге көндә "Япония өстендә җиңү өчен" медале иясе Зәки абый ике улы белән яши. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә балалар, оныклар - барысы да төп йортка җыелалар. Онык-оныкчыкларга да бай ул. 9 онык, 11 оныкчык аңа һаман да яшьлек дәрте өстәп торалар.

- Хәтере бик яхшы, һәрберебезнең туган көнен белә. Спорт ярата. Телевизордан барлык спорт хәбәрләрен, ярышларын карап бара. Гәҗит укый. Исән булсын, сәламәт яшәсен, - диләр балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев