САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Янурыста Хәмидә апа Әхкямовага 90 яшь тулды

02 июня 2016, 10:55

631

0

0

Янурыста Хәмидә апа Әхкямовага 90 яшь тулды

Янурыс авылында яшәүче Әхкямова Хәмидә Әюп кызына бүген 90 яшь тулды. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев аны олуг юбилее белән тәбрикләп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авыл ветераннар советы рәисе урынбасары Вәсилә Загрудная да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.

Алар буыны җилкәсенә авырлыклар күп төшсә дә, бер дә зарланмый Хәмидә апа.

- Аллага шөкер, эшлисен дә эшләдек, йөгерәсен дә йөгердек. Бер эштән дә калмадык. Гомерем буе сыер саудым. Чөгендерен дә гектарлап утарга туры килде. Чирләргә гел вакыт булмады, моннан соң да Ходай сәламәтлектән аермасын, - ди ул.

Уен-көлкене үз итеп, һәркем белән дус-тату яши Хәмидә апа. Ел саен Сабантуйларда йөгерешкә бара. Быел гына йөгереп булмас инде, бераз авырып торам әле, дип уфтанды.

Күзлексез гәҗит укый, телевизорын карый, бар нәрсәдән хәбәрдар. Бик аралашучан, зиһенле, авылның хөрмәтле кешесе ул. Юбилеена балалары, туганнары, онык-оныкчыклары җыелган иде. Алар да бик хөрмәт итәләр, яраталар үзен, янында йөгереп кенә йөриләр. Киләчәк гомерләреңне дә бәхетле итсен Ходай, Хәмидә апа, сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә озак еллар яшә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев