Сарман урта мәктәбе укытучысы Данияр Кәлимуллинга 50 яшь тула

Сарман авылында туып үскән хөрмәтле укытучыбыз Данияр Дөлфәтович! Сезне чын күңелебездән 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Һәрвакыт шулай яшь, көчле рухлы ярдәмчел укытучыбыз булып калыгыз. Без сезнең ярдәмегез белән зур уңышларга ирештек. Район, республика ярышларында гел призлы урыннарга гына лаек булдык. Ярышларга йөргәндә бик күп күңелле мизгелләр кичердек. Рәхмәт сезгә! Без сезнең белән горурланабыз, кадерле Данияр абый!
Яраткан баскетболистларыгыз!
Нет комментариев