САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Янурыста Наилә апа Галиевага 85 яшь тулды

21 мая 2016, 06:35

688

0

0

Янурыста Наилә апа Галиевага 85 яшь тулды

Янурыс авылында яшәүче Галиева Наилә Габдрахман кызына кичә 85 яшь тулды. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, элеккеге хезмәттәше Хәмдия Ахунова, авыл ветераннар советы рәисе урынбасары Вәсилә Загрудная, балалары, киленнәре, онык-оныкчыклары, туганнары тәбрикләделәр, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.

Балачагы сугыш елларына туры килә Наилә апаның. Әтисен сугышка алгач, 10 яшьлек кыз хуҗалык эшләрендә әнисенә ярдәм итә башлый. 4 баланың иң өлкәне буларак, сеңел-энеләрен дә карашырга туры килә. Үсмер чагы да торф чыгаруда, урман кисүдә үтә. Ындыр табагында да эшләргә, чөгендер эшкәртергә дә өлгерә ул. 32 ел гомерен сәүдәдә хезмәткә багышлый. 40 ел авылда абыстай вазифаларын башкара. Бүгенге көннәргә шөкерана кылып, һәрбарчасына ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы тели ул. Шат күңелле, җор телле Наилә апа гармунын кулына алып, җырлап та җибәрде әле. Энесе Равис уйнаганда, яшь чакларын искә төшереп, биеп тә алды. Киләчәктә дә бәхетле гомерләр насыйп итсен Ходай, балалар, онык-оныкчыклар куанычы күреп яшәргә язсын, Наилә апа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев