Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Матбугаты көне белән котлый

Хөрмәтле Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, журналистика ветераннары!
Район газетасы - халыкка иң якын матбугат чарасы. Сез газета, радио һәм сайтыгыз аша барлык яңалыкларны вакытында җиткереп торасыз, вакыйгаларны күпкырлы итеп яктыртасыз. Язмаларыгызда хезмәт кешесенә дан җырлана, алар аша өлкәннәргә ихтирамлы караш тәрбияләнә. Хезмәтегезгә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм! Каләмегез бер вакытта да тутыкмасын, райондашларны изге эшләргә рухландырсын. Сезгә сәламәтлек, иҗат дәрте, имин тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев