САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зур Нөркәйдә Габделхак Абдуллин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

17 мая 2016, 13:49

655

0

0

Зур Нөркәйдә Габделхак Абдуллин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Зур Нөркәй авылында гомер итүче бердәнбер сугыш ветераны, авылның иң мөхтәрәм һәм хөрмәтле кешесе Габделхак Абдуллин 15 майда олуг юбилеен - 95 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Мәктәп укытучылары һәм укучылары юбилярны олы бәйрәме белән котларга бардылар. Габделхак абыйны мәктәп директоры Ләйлә Шәйхеразиева тәбрикләде һәм изге теләкләрен теләде. Мәктәп балалары Габделхак абыйга үз куллары белән чәчәкләрдән картина ясап алып бардылар. Ә дүртенче сыйныф укучысы Айнур Вәлиев юбилярга үзенең моңлы җырын бүләк итте.

Габделхак абыйга алга таба да тыныч картлыкта яшәп, балаларының, оныкларның, оныкчыкларының кадер-хөрмәтен күреп, тату, бәхетле гомер кичерүен теләп калабыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев