САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Җиңү көне белән котлый

09 мая 2016, 04:59

769

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Җиңү көне белән котлый

Җиңү көне белән!

Җиргә язлар халкыбыз өчен иң кадерле булган бәйрәмне - Бөек Җиңү көнен алып килде. Бу мизгелләрдә безнең йөрәкләрдә яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган бүгенге өлкән буын вәкилләренә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган ата-бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз.

Быел Җиңү бәйрәмен 71 нче тапкыр тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Хөрмәтле ветераннар, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, яшь буынны Ватанны сөяргә, Туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев