Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Госманов Янгын сакчылыгы көне белән котлый

30 апрель - Янгын сакчылыгы көне. Бүгенге янгын сакчылыгы - теләсә нинди шартларда эшли торган көчле система. Бу өлкәдә хезмәт куючылардан батырлык та, үз-үзеңне кулга ала, тиз арада хәлиткеч карарлар кабул итә белү дә таләп ителә. Коллегаларыбызның шундый булулары белән без урынлы горурланабыз.
Янгын сакчылыгы көне - үз-үзләрен аямыйча, ут тозагына эләккән кешеләрне, мал-мөлкәтне саклап калучы, кыю йөрәкле, курку белмәс кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Мин 131 нче Сарман, 32 нче Җәлил янгын частьләре, Зур Нөркәй аерым янгын посты янгынчыларын, барлык ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, имин көннәр телим.
Радик Госманов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы.
Нет комментариев