САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Петровка Заводта Галия апа Сабировага 90 яшь тулды

20 апреля 2016, 09:40

648

0

0

Петровка Заводта Галия апа Сабировага 90 яшь тулды

Петровка Завод авылында яшәүче Сабирова Галия Гарифулла кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее уңаеннан аны муниципаль район Советы җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина тәбрикләделәр. Фәндәс Әнәсович Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды.

Галия апа - тумышы белән Әлки районының Иске Балыккүл авылыннан. Гомере буе Үзбәкстан якларында гомер кичергән, төзелеш эшләрендә хезмәт куйган. Лаеклы ялга асфальт заводында эшләгән җиреннән чыккан. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. 4 оныклары, 4 оныкчыклары бар. 1994 елда гаилә Сарман районына күченеп кайта һәм Петровка Завод авылында яши башлый. Бүгенге көндә өлкәннәр кызлары Әлфия тәрбиясендә матур, тигез гомер кичерәләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев