САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Флера һәм Марс Антиповлар гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр

08 апреля 2016, 12:03

692

0

0

Сарманда Флера һәм Марс Антиповлар гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр

Сарманда гомер кичерүче хөрмәтле шәхесләр Марс һәм Флера Антиповларның гаилә корып яшәүләренә бүген 50 ел тулды. Истәлекле көннәре белән аларны район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Гомерләрен яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм кешеләр буларак, Антиповларны Сарманда яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Флера Мөхәммәтовна укучыларга рус теле һәм әдәбияты, чит телләр фәннәреннән укытса, Марс Семеновичның хезмәт баскычы гади укытучылыктан мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җитәкчесе дәрәҗәләренә кадәр күтәрелгән. Ул җитәкчелек иткән чорларда мәгариф бүлеге сигез тапкыр СССР, РСФСР, ТАСС югары органнарының күчмә байрагын ала. Бүгенге көндә дә мөгаллимнәр мәгърифәт эшеннән читтә калмыйлар. Сарманлылар, райондашлар күңеленә иман сабаклары иңдереп, Ходай кушканча гомер кичерәләр. Тигез гаиләдә ике ул, бер кыз үстергәннәр. Балаларның - үз тормышлары, оныклар белән куандыралар. Һәр туган көнгә сөенеп, булганына шөкерана кылып яшиләр Антиповлар.

Бәйрәмнәре уңаеннан Марс абыйның сеңлесе - озак еллар балалар бакчасында нәниләрне тәрбияләүгә зур өлеш керткән Гүзәл Габидуллина да якыннарына матур теләкләр җиткерде.

- Абыем, апам гаиләсе белән горурланып яшәдек, алар безгә тормышта үрнәк, акыллы киңәшчеләр, зур терәк булдылар. Гомере буе тынгысыз хезмәттә булган абыемны хөрмәт итеп, аңлап яшәгән апабызга зур рәхмәт. Җитәкче хатыны булу - җиңел түгел ул. Киләчәк тормышлары да тигезлектә, саулыкта үтсен, - диде ул.

Күпме кабатланмас мизгелләр, истәлекле көннәр артта калган. Үткән гомерне сатып алып булмый, диләр. Ничаклы гына матур булса да, кеше киләчәк белән яши. Алдагы гомерләрегез дә тигезлек, сабырлык белән узсын, хөрмәтле мөгаллимнәр, бәрәкәтле, бәхетле, сәламәт гомерләр насыйп итсен сезгә Ходай.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев