САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мортамакта Бибиҗиһан апа Рәкыйповага 90 яшь тулды

23 марта 2016, 11:27

747

0

0

Мортамакта Бибиҗиһан апа Рәкыйповага 90 яшь тулды

Мортамак авылында гомер кичерүче Рәкыйпова Бибиҗиһан Габдрәкыйп кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле көне уңаеннан аны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев тәбрикләделәр. Фәндәс Әнәсович юбилярга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.

Унөч балалы ишле гаиләдә туып-үсә Бибиҗиһан апа. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татый, кайгыларны да күп күрә. Әтисен, ике абыйсын югалту ачысын да кичерә. Авыр елларда, сугыштан соң да колхозда төрле эштә, тракторчы, прицепщик хезмәтләрен башкара. 70 яшенә кадәр авыл клубында җыештыручы булып эшли.

- Элек-электән бик чиста, пөхтә кеше булды. Башкалардан да шуны таләп итә иде, - диләр аның турында авылдашлары.

Бердәнбер мәхәббәте сугыш кырында ятып кала, аңа тугры калып, Бибиҗиһан апа кияүгә дә чыкмый. Гомере буе берүзе яшәсә дә, ялгыз түгел ул. Бәйрәме көнендә, аны хөрмәт итеп, туганнары кайткан, авылдашлары, дуслары килгән. Авыл ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева, бертуганы Нурдидә апа, икетуганы Наҗия апа, иң өлкән апасының кызы Тәбрия дә аңа матур теләкләрен җиткерделәр. Күршеләре бик яхшы. Гөлсинә апа Хәсәнова һәм аның кызы Ләйсирә бер пешкән ризыкларыннан калдырмыйлар үзен, гел ярдәм итеп, күз-колак булып торалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев