Районда гаилә тормышы юбилярлары бүләкләнде

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк, 50 дисәң, бик аз тоела...
6 мартта Сарман авылында яшәүче Рафис һәм Тәнзилә Гыйльфановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Рафис абый укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ә Тәнзилә апа хастаханәдә эшләгән. Алар ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары инде үз тормышларын корган, оныклары үсә.
Шәрләрәмә авылында бик матур, төзек йортта гомер итүче Мөнәвир һәм Гөлүсә Миңнуллиннар да 50 ел бергә яшәгәннәр. Алар икесе дә күмәк хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Миңнуллиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар.
Бергә яшәүнең 60, 70... еллыкларын да сау-сәламәт каршыларга язсын сезгә, хөрмәтле парлар!
Нет комментариев