Сарманнан Айсылу Кәлимуллина хатын-кызларга шигырь юллары багышлаган
Тиңнәр бит сез чәчәк-гөлләргә
Бәйрәм белән сезне, хатын-кызлар,
Гүзәл затлар, газиз аналар!
Кайда булсагыз да, бүген сезне
Язгы гөлләр каршы алалар.
Елмаегыз, елмай, йөзегездә
Шат елмаю калсын гомергә.
Яратыгыз әле үзегезне,
Яшәү дәрте салып күңелгә.
Бүгенгедәй булсын һәр көнегез,
Җылы сүздән күңел эресен.
Көчле затлар сөеп карасын да,
Чәчәк атсын сөю бөресе.
Матур сүздән букет ясасыннар,
Сулмас булсын язын-көзен дә.
Үз бәхетен тойган хатын-кызның
Сөйкемлелек балкыр йөзендә.
Бәйрәм белән сезне, хатын-кызлар,
Тиңнәр бит сез чәчәк-гөлләргә.
Алиһасе бит сез матурлыкның,
Ышанычы алгы көннәргә.
Айсылу Кәлимуллина. Сарман
Нет комментариев