Сарманнан Әшрафулла Зарипов, хатын-кызларны котлап, шигырь язган

Гүзәл затларга (уены-чыны бергә)
Язлар җитә, табигатьтән
Килә чәчәкләр исе.
Күңелләрдән ташып тора
Сезне ярату хисе.
Тормышның күп мәшәкате
Хатын-кыз җилкәсендә.
Бер сюрприз ясыйк әле
8 Март иртәсендә.
Булдырабыз бит без аны,
Әйдә, коймак пешерик.
Мәтрүшкәләр кушкан булып,
Тәмләп, бер чәй эчерик.
Әздән дә бит күңеле була
Бу йомшак затларның.
Бик яши алмыйбыз әле,
Хаклап хатын хакларын.
Тормыш парыңны көйләүнең
Җаен да белү кирәк.
Белмим, булдыра алырбызмы,
Мондый ир-атлар сирәк.
Әйтәсе сүзләрем инде
Әйтелеп бетте бугай.
Безнең белән чиләнгәнгә,
Сабырлык бирсен Ходай.
Язлар сезгә алып килсен
Бетмәс шатлык, куаныч.
Парлыларга - бергә атлау,
Ялгызларга - ышаныч.
Сезгә хөрмәт белән, Әшрафулла Зарипов. Сарман
Нет комментариев