Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый
Бәйрәм белән, гүзәл затлар!
Мартның кояшлы, күңелләргә җылылык өстәүче, һәммәбез көтеп ала торган бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитте. Бу көн гүзәл затларга карата соклану, олы хөрмәт, эчкерсез ярату белән сугарылган. Алар гомер-гомергә матурлык, камиллек үрнәге, илһам чыганагы булып торалар. Ана, хатын-кыз дөньяда тереклек гәүдәләнешен чагылдыра. Әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, хатыннарыбыз һәм кызларыбыз безгә йөрәк җылыларын биреп, тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр, аларның мәхәббәте гел алга барырга, зур эшләрне башкарып чыгарга көч бирә.
Хатын-кызларыбыз үзләре районның социаль-икътисади тормышында актив катнашалар, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, нефть чыгару тармагына, мәдәният, спорт үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр, һөнәри бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар. Сугыш чоры михнәтләрен үткән, илебезне аякка бастыру өчен хезмәт куйган фидакарь хатын-кызларыбызга без зур хөрмәт белән карыйбыз.
Кадерле хатын-кызлар, сезне язның беренче бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм. Сезгә бәхетле тормыш, иминлек, якыннарыгызның назын, яратуын, кадерләвен тоеп, озын гомер кичерүегезне телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев