"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җаваплы сәркатибе Энҗимә Габдрәхимовага 55 яшь тулды

Һәр ел саен, язлар безгә туган якларга әйләнеп кайтучы кошлар шавын, яз килүен хәбәр итүче гөрләвекләр җырын, баш өстенә үк күтәрелеп, бөтен җиһанга җылы чәчүче кояш нурларын алып килә. Ә быелгы яз без - "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре өчен икеләтә бәйрәм алып килә. 6 мартта - хезмәттәшебез - җаваплы сәркатип Габдрәхимова Энҗимә Әзһәр кызының иң гүзәл һәм иң күркәм юбилее.
Гомер дигәнең менә шул язгы җитез җилләр, шаян һәм шук гөрләвекләргә тиң икән. Хезмәттәшебезнең исемен телгә алуга ук, аның моннан нәкъ биш ел элек билгеләп үткән ярты гасырлык юбилей кичәсе искә төште. "Вакыт үткән саен, үткәннәргә ешрак борылып карыйсың икән. Аларны кат-кат күз алдыннан кичерәм дә, сөенеп куям: күңелдән, Аллага шөкер, эх, шулайрак яшисе калган икән, дигән үкенечле уйлар үтми. Гомерне яңадан башлыйсы булса, мин, мөгаен, шушы ук юлны сайлар идем", - дигән иде ул.
Афәрин! Үткән гомерне искә төшергәндә, нинди дә булса ялгышлар яки кул җитмәгән, эшләнеп бетмәгән эшләр өчен күңелендә аз гына булса да үкенеч хисләре калмаган кешеләр аздыр ул. Тик без күп еллар иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшебезнең сүзләре ихлас икәнлеккә чын күңелдән ышанабыз. Ә бит ул һич кенә дә, журналист булырмын, язмышымны матбугатның республика матбугатыннан да тынгысызрак, берьюлы берничә төрле һөнәр иясе булуны таләп итә торган җаваплы тармагы - район газетасы белән бәйләрмен, дип уйламаган.
Энҗимә ханым табигатьнең кечкенә генә, ләкин гаҗәеп матур почмагында - Урта Кәшер авылында туа. Мәктәптә яхшы укуы, бигрәк тә төгәл фәннәргә сәләтле булуы белән алдыра, пионер, комсомол хәрәкәтенең башында тора. Сигезенче класстан соң педагогия көллиятенә укырга керергә хыяллана. Тик, "Сеңелем, бу кадәр яхшы укуың белән сиңа көллият кенә аз, унны бетер дә институтка бар", - дип, аның язмышына кискен борылыш керткән мәктәп директоры Мирсәет агага ул, мөгаен, бүген дә рәхмәтледер. Ул, мәктәпне тәмамлауга, Казан химия-технология институтына юнәлә. (Алгарак китеп булса да әйтик, инженерларга хас төгәллеге, кыскалыкка оста булуы аңа газета эшендә дә бик ярап куя.) Аны уңышлы тәмамлап, Таҗикстан якларындагы заводларның берсендә тәҗрибә туплый. Тормышыннан бик канәгать булса да, туган яклар үзенә тарта. Чаллыда балалар бакчасында, Сарман кулланучылар җәмгыятендә эшли. 1988 елның 5 декабрендә исә ул вакытта "Ленинчы" дип аталган район газетасына тәрҗемәче булып эшкә килә, ел ярымлап эшләгәч, корреспондент вазифасына күчә. Һәм шул еллардан бирле ул һәм газета - аерылгысыз.
Газета укучылар өчен кызыклы, көтеп алына торган булсын, дисәң, аның һәр хәрефен, һәр юлын, һәр рәсемен үз йөрәге аша үткәрүче, аларны газета битенә салучы кеше күптөрле сыйфатларга ия булырга тиеш. Әйтик, җаваплылык, киң белемлелек, кызыксынучанлык, даими үз белемеңне үстерү... Энҗимә Әзһәр кызына бу сыйфатларның барысы да хас. Шунысын да әйтергә кирәк: редакциядә һәр хезмәткәрнең эше бер-берсенеке белән тыгыз бәйләнгән. Җаваплы сәркатип исә материалларны үз вакытында биткә салырга, дубляж бүлегенә тапшырырга, макетны компьютер операторларына бирергә, газетага баш мөхәррир тарафыннан кул куелып, типографиягә бастырылырга җибәрелгәнче, эш урыныннан китмәскә тиеш. Эшләү дәверендә Энҗимә Габдрәхимова һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белүе, җитезлеге, ярдәмчеллеге белән дә коллективның ихтирамын казанды. Тагын бер нәрсәне әйтмичә калып булмый. Газетаны бастырырга җибәрдең дә, эш бетте түгел. Теге җире килеп беттеме икән, бу җирендә төгәлсезлек калмады микән, яки теге яисә бу битне шулайрак итеп салсам, ничегрәк булыр иде икән, дип, бер төнгә йөз уянган чаклар да була...
Энҗимә ханым журналистлар өчен үткәрелә торган күптөрле конкурсларда катнашты, республика күләмендә призлы урыннар алды. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, "Татмедиа" җәмгыяте, район Советының Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Өйдә дә бит мең төрле мәшәкать, сине дүрт күз белән көтеп торучы якыннарың бар. Энҗимә Әзһәровна тормыш иптәше Ришат әфәнде белән үзе кебек уңган-булган өч кыз үстерде. Рәмилә, Алабуга дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлап, бүгенге көндә Казан шәһәре балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшли. Эльвира Кама политехника институтында экономист белгечлеген үзләштерде, кызыл дипломга ия булды, Чаллы шәһәре оешмаларының берсендә үз белгечлеге буенча хезмәт куя. Кызлар кайда гына эшләсәләр дә, без дә алар хакында җылы сүзләр генә ишетәбез. Ә кечкенәләре - Миләүшә берничә айдан Казан федераль университеты магистратурасын тәмамлаячак. Ришат әфәндене исә без сөйгәне артыннан ерак Таҗикстан якларына да китәргә авырыксынмаучы, гаиләсенең бөтенлеге өчен җан атып яшәүче ир асылы буларак беләбез. Йорт-җирләренең гөл кебек балкып торуы да һәр икесенең уңганлыгы-булганлыгы турында сөйли.
Тормыш булгач, аның борчулы көннәре, йокысыз төннәре дә аз булмагандыр. Әмма Энҗимә ханым теләсә-кайсы очракта да сабырлык саклый, күпсанлы туганнары белән матур итеп аралашып, тормыштан ямь табып яши белә. Бүгенге көндә ул өлкән яшьтәге әнисен тәрбияләргә дә өлгерә.
Хезмәттәшебезнең гомер бәйрәменә матур күрсәткечләр белән килүе - безнең өчен дә зур сөенеч һәм горурлык.
Урамда - яз. Ул безнең күңелләрне дә үзенең назлы сулышы белән иркәли, бар җиһанга тереклек нурын сибә, тагын бер кат хезмәттәшебезнең гомер бәйрәме турында искәртә. Хөрмәтле Энҗимә Әзһәровна! Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, иминлек, гаилә бәхете телибез. Яшьлек үтә, диеп уфтанмагыз, олпат көзләргә ашыкмагыз, әле тагын күп елларга ярсулы, шаян гөрләвекле, шау чәчәкле гомер языгызда калыгыз әле!
Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!
Яз - табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип,
Уйлаган, уйланган чак.
Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
Алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан,
Йөзгә кадәр җитегез!
Иң изге теләкләр белән, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы.
Нет комментариев