САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Син – яшәү үрнәге

09 февраля 2012, 09:37

1001

0

0

Син – яшәү үрнәге

Әнкәй, диләр, әнкәй генәм,
диләр...
Йомшак искән җылы
җилләрне
Ана сулышыдай иркә,
диләр,
Хәтта туып үскән
җирләрне.
Районда безнең әниебез - Фәүзимә Соббуховнаны белмәгән кеше сирәктер. Ул Кәүҗияк авылында туып-үскән. Авылның тәртипле, бик тә тәрбияле Соббух бабай белән Нурикамал әби гаиләсендә 1957 нче елның 9 февралендә өченче, көтеп алынган бала булып, дөньяга килгән. Әни дөньяга аваз салганда, табигатьнең иң гүзәл чагы була. Февраль ае үзенең ап-ак карлары, зәмһәрир суыклары белән каршы ала аны.
Әнинең балачак һәм яшьлек еллары табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында үтә. Җәй көннәре Чагыл тавыннан җиләк җыеп, су коенып, кыш көннәре Җәмәлҗән тавыннан чана шуып уза. Кәүҗияк мәктәбендә 8 сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, укуын Нөркәй урта мәктәбендә дәвам итә. Ул елларны әни һаман да үзенә бертөрле сагыну һәм юксыну белән искә ала. Кышкы салкыннарда, көзге пычракларда җәяү 20 чакрым бару авыр булса да, дуслар, классташлар белән очрашу күңел рәхәтлеге бирә. Сыйныфташлары белән хәзер дә даими очрашып, хәл белешеп торалар. Ул еллар кызыклы бер мизгел булып хәтердә мәңгегә уелып калган.
Ә аннан соң студент еллары башлана. Әни Алабуга Дәүләт педагогия институтын тәмамлап, 1980 нче елда Кәүҗияк урта мәктәбенә эшкә кайта. Башта озын көн группасында эшли, тарих, рус теле фәннәрен укыта. 1986 нчы елдан татар теле укытуга күчә. 2000 нче елдан - директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары, 2003 нче елдан бүгенге көнгә кадәр шул ук мәктәптә директор булып хезмәт куя.
Коллективта аны бик тиз үз итәләр. Укытучы һөнәре зур түземлелек, осталык, белем таләп итә. Балалар белән эш - бик үзенчәлекле хезмәт бит ул. Аларны һәрчак нәрсә беләндер кызыксындырырга, эш алымнарын, мавыктыргыч булырлык итеп, алмаштырып торырга кирәк. Әни үз эшен яратып, чын күңеленнән башкара. Хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар арасында абруе зур. Намуслы хезмәте өчен, мәгариф бүлеге һәм ТР Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә лаек була. Директор вазифасы бик күп энергия, сабырлык, җаваплылык таләп итә. Шуның өстенә бит әле йорттагы эшне "тавык та чүпләп бетерерлек түгел": ашарга пешерәсе, кер юасы, мал-туарны, кош-кортларны карыйсы. Өйдә әле әби белән бабай да бар. Әни белән әти 30 елдан артык инде аларны тәрбияләп, хөрмәтләп яшиләр.
Тормыш юлын, хезмәтен туган авылында башлаган әниебез гомерлек мәхәббәтен, бәхетен дә туган туфрагында таба. 1980 нче елның августында булачак әтиебез Шакиров Нәкыйпкә кияүгә чыга, бер-бер артлы балалары Нәфис белән Гүзәл туа, соңрак Гүзәлия дөньяга аваз сала. Әти агроном, парторг булып эшли. Болар - бик җаваплы эшләр. Әни аңа һәрвакыт ярдәмче дә, киңәшче дә була. Әни белән әти без - балалары өчен барысын да эшләделәр. Югары белем бирделәр, гаиләле иттеләр.
Абый ун елдан артык инде агрофирмада эшли. Хезмәтен ярата. Абыйның үзен дә хөрмәт итәләр, ул ярдәмчел, сабыр холыклы. Безнең өчен һәрвакыт үрнәк, гаиләбезнең таянычы.
Мин үзем урта мәктәпне гел яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, әни сукмагыннан киттем. Укытучылык һөнәрен сайладым. Алабуга Дәүләт педагогия университетының татар һәм инглиз теле бүлеген тәмамладым. Хәзерге вакытта Сарман аграр көллиятендә эшлим.
Апаем Гүзәлия Чаллы шәһәрендә Кама Дәүләт автомеханика техникумын тәмамлады, хәзерге вакытта шәхси эшмәкәр Нуруллинда хисапчы булып эшли. Әниебез - бик сабыр, авырлыклар алдында баш ими, төшенкелеккә бирешми торган, көчле характерлы кеше. Ул безне дә үз үрнәгендә нәкъ менә шулай тәрбияләде.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә иртәләрең кояшлы, күңел күгең аяз, гомер юлларың сикәлтәсез булсын. Кайчан гына кайтып керсәк тә, йөзең якты, өстәлең мул була. Син безгә һәрвакыт акыллы киңәшләреңне бирәсең, йөрәк җылыңны бүләк итеп яшисең. Рәхмәт сиңа, әни,барысы өчен дә. Син - безнең тормышыбызның яме, якты кояшы. Әтиебез белән бергә, үз тырышлыгыгыз белән булдырган мул тормышта үстердегез, укыттыгыз, олы тормыш юлына бастырып, әлеге көнгә кадәр безнең тормышны кайгыртып яшисез.
Әниебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшеңдә һәм тормышыңда зур уңышлар телибез.Әтиебез белән без - балаларыгызга таяныч булып, озын-озак,куанычлы,мул тормышта гомер итегез.
Гомер буе, әни, ак
бәхетләр,
Яусын әле йөргән эзеңә.
Безгә кылган бөтен
яхшылыгың
Меңе белән кайтсын
үзеңә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев