САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Имәндә Зәйтүнә Гайнемовага 90 яшь тулды

14 декабря 2015, 12:09

791

0

0

Иске Имәндә Зәйтүнә Гайнемовага 90 яшь тулды

Иске Имән авылында гомер кичерүче Гайнемова Зәйтүнә Әгъләметдин кызына 90 яшь тулды. Зәйтүнә апаны райондашлар Смоленск өлкәсеннән абыйсының җәсадын алып кайтып җирләгән батыр йөрәкле зат буларак та беләләр. Аның тормыш һәм хезмәт юлы да батырлыкка тиң. Олуг юбилее уңаеннан ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. "Безнең олы киңәшчебез, ярдәмчебез, эшләребез уңай барсын, тормышларыбыз имин булсын, дип, хәер-фатихасын бирүче хөрмәтле кешебез ул", - диде юбиляр хакында җирлек башлыгы Раушания Исламова. Авыл ветераннар советы рәисе Наилә Миңнемөхәммәтова үзенең матур теләкләренә кушып, Зәйтүнә апаның яраткан җырын да бүләк итте. "Ана даны" медале иясе хөрмәтле Зәйтүнә Әгъләметдин кызы уллары-кызларының кадерле әниләре, онык-оныкчыкларының яраткан әбисе булып, авылдашларының хөрмәтен казанып гомер кичерә.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев