САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Аналар көне белән тәбрикли

27 ноября 2015, 12:02

640

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Аналар көне белән тәбрикли

Сал­кын кыш­лар­га ке­реп бар­ган­да, без иң җы­лы һәм як­ты бәй­рәм­нәр­нең бер­сен - Ана­лар кө­нен бил­ге­ләп үтә­без. Бу - без­гә тор­мыш бир­гән, төн йо­кы­ла­рын кал­ды­рып, без­не бак­кан, үзе туң­ган­да да, ба­ла­сын җы­лы­та ал­ган, иң тәм­ле­сен, иң зат­лы­сын ба­ла­сы­на бир­гән али­һә­гә тиң зат­лар бәй­рә­ме. Авыр су­гыш ел­ла­рын­да, су­гыш­тан соң­гы кат­лау­лы чор­лар­да да, бү­ген­ге за­ман­да да тор­мыш йө­ген берти­гез дә­рә­җә­дә алып ба­ру­чы гү­зәл зат­ла­ры­быз, үз ба­ла­сы өчен җан атып яшәү­че әни­лә­ре­без ал­дын­да без баш ия­без һәм мәң­ге бу­рыч­лы бу­лу­ы­быз ту­рын­да бер­кай­чан да ис­тән чы­гар­мый­быз. Шу­ңа кү­рә дә һәр­бе­ре­без әни­ләр­гә, әби­ләр­гә, ана бу­лыр­га ти­еш­ле ха­тын-кыз­лар­га үзе­без­нең кай­гыр­ту­ы­быз­ны, яра­ту­ы­быз­ны, игъ­ти­ба­ры­быз­ны күр­сә­тик, алар­ны олы­лыйк һәм ка­дер­лик.

Ша­гыйрь­ләр әни­ләр­гә ба­гыш­лап ма­тур әсәр­ләр иҗат ит­кән­нәр, ком­по­зи­тор­лар алар­ны иң ма­тур көй­ләр­гә сал­ган­нар. Бу көн­не алар­ның һәр­кай­сын әни­лә­ре­без­гә, әби­лә­ре­без­гә, апа-се­ңел­лә­ре­без­гә та­гын бер кат ишет­те­рә­се, алар­га бул­ган эч­кер­сез яра­ту­ы­быз ту­рын­да та­гын бер кат әй­тә­се ки­лә. Олы бәй­рәм уңа­ен­нан бар­лык әни­ләр­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, озын го­мер, га­и­лә имин­ле­ге, җан ты­ныч­лы­гы те­лим.Тор­мыш­ла­ры­гыз имин, кү­ңел кү­ге­гез һәр­чак аяз бул­сын. Бәй­рәм бе­лән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев