САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Габидуллин Газинур Әзһәт улын хезмәттәшләре 55 яшьлек юбилее белән котлыйлар

12 ноября 2015, 10:23

665

0

0

Габидуллин Газинур Әзһәт улын хезмәттәшләре 55 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Хөрмәтле хезмәттәшебез Габидуллин Газинур Әзһәт улы 6 ноябрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Газинур Әзһәтович! Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, ярты гасырдан артык элек табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, Сез барлык туганнарыгызны сөендергәнсез. Сез гомер буе мәгариф тармагында җаваплы хезмәтләр башкардыгыз. Күп еллар мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләү дәверендә үзегезне һәр эшне төгәл, тиешле югарылыкта башкаручы, ярдәмчел, кешелекле хезмәткәр итеп таныттыгыз. Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, бәхет телибез. Әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен, балаларыгыз һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәрәкәтле озын гомер кичерегез. Озын булсын Сезнең гомерегез, Тыныч булсын һәрчак күңелегез. Бәхет чишмәләре мул аксын, Зур шатлыклар белән таң атсын. Ихтирам белән, мәгариф бүлеге коллективы.

Сезнең дә сайт аша якыннарыгызны котларга мөмкинлегез бар. Сайтка котлау урнаштыру бәясе бик очсыз. Туганнарыгызны, якыннарыгызны сөендерергә ашыгыгыз!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев